Акчасы беткән, бозымы калган

Берсе бозым чыгарам дип, 300 мең, икенчесе, банк картасын «коткарам» дип, 100 мең сум акчасыз калган.

Татарстанда ике хатын-кыз шул рәвешле алдакчылар корбаны булган. Бөгелмәдә яшәүче пенсионер ханым, телевизор караганда бозым чыгару турында игъланны күреп, караклар кесәсенә биш көн дәвамында акча күчерә. Гомуми зыян 300 мең сум белән исәпләнә. Үзенең алдануын аңлагач, пенсионер полициягә мөрәҗәгать итә. Тикшерүчеләр «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ача. Казанда яшәүче берәү исә, банк картасын яптырам дип, мошенникларга 100 мең сум  акчасын күчерә. Аңа банк хезмәткәре исеменнән берәү, кредит рәсмиләштерү өчен гариза тапшырдыгыз, дип шалтыраткан була. Ханым исә гариза бирмәвен әйтә, әмма «банк хезмәткәре» аңа элеккеге гаризаны юк итәр өчен, яңа кредит рәсмиләштерергә куша. Онлайн-кредит рәсмиләштергәч, зыян күрүче мошенникларга берәүгә дә әйтергә ярамаган смс-кодны хәбәр итә. Банк картасыннан 100 мең сум акчаны алырга өлгерәләр, картаны ябалар. Әлеге эш буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук сакчылары таныш булмаган кешеләргә ышанмаска, шик туса, банкка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә.


Фикер өстәү