Татарстанның бер авылында яшәүче ир югалган

Тукай районында яшәүче 61 яшьлек ир-ат югалган. Ул Иске Гәрдәле авылында гомер иткән, аны соңгы тапкыр 7 октябрьдә күргәннәр.

Югалучының буе 162 см, ябык, чәчләре соры, күзләре ачык яшел. Өстендә яшел куртка, кара галош, аклы-каралы сызыклы башлык кигән булган.

Эзләүгә ярдәм итә алырлык мәгълүматларыгыз булса, 8 (800) 700-54-52 (шалтырату бушлай) кайнар линиягә шалтырату сорала.


Фикер өстәү