Күк күкрәрме, әллә финанслар гына җимерелерме?

Россиядә атом-төш триадасы катнашында (коры җир, диңгез һәм һава көчләреннән торган өчлек) бу ел башыннан инде икенче тапкыр стратегик атом-төш коралларының сынавы үткәрелергә тора.

Көнбатышның мәгълүмат кырында бу уңайдан «Путин атом сугышының башын репетицияли» дигән хәбәрләр күренә. Америка хәрби җитәкчелеге CNNга биргән интервьюда ул өйрәнүләрне «гадәттән тыш һәм көтелмәгән гамәлләр булмасын дип» күзәтеп торачакларын әйтәләр. Элек тыныч вакытта да андый өйрәнүләр була иде ул. Ләкин хәзер вазгыять катлаулы булгач, сискәндерә. Американнар үзләре дә нәкъ менә бу көннәрдә Европада нәкъ шундый өйрәнүләр үткәреп яталар. Алар, Россия атом коралы белән һөҗүм итсә, җавап бирү ысулларын кабатлыйбыз, диләр. Ике як та бер-берсен куркытмакчы була, ике як та мускуллар уйната. Атаклы Америка инвесторы Илон Маскның нервлары чыдамады, соңгы көннәрдә ул, яулап алган җирләрне Путинга калдырып, тизрәк конфликтны туктатырга чакырды. Украиннар аны шуның өчен сүгәләр, Путинга сатылган дип әйтәселәре килә. Бик зур байлыклар иясе буларак, Маскның хәлен аңларга мөмкин: кемнең рәхәт тормыштан бер шартлау аркасында аерыласы килсен.

«Гром» дип аталган өйрәнүләр октябрь ахырында башланыр һәм берничә көн дәвам итәр, диләр. Россия хәрбиләре Баренц диңгезенең кимендә җиде районын япканнар, башка төбәкләрдә дә шундый чикләүләр бар. Көнбатышлылар, атом-төш коралларын сынау шул төбәкләрдә үткәрелер, диләр.

Хәрби конфликт зонасында хәл киеренке. Әмма финанслар өлкәсендә дә шулай ук ул. Америка санкцияләре акрынлап Россия бизнесы өчен боҗраны кысалар. Мир картасын кулланырга мөмкин булган илләр калмады диярлек. Гонконгта чыгучы South China Morning Post басмасы: «Санкцияләр аркасында россиялеләрнең Гонконг банклары белән проблемалары башланды», – дип хәбәр итә. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә дә вазгыять шуңа таба үзгәрә. Россия бизнесының анда да банклар белән эш иткәндә кыенлыклар кичерүе мәгълүм булды. Хәзер анда хисап ачу бик авыр, компания ачу сроклары да озынайтылды. Әлегә кадәр ул илдә Россия эшмәкәрләре үзләрен судагы балык кебек сизәләр иде.

Россиянең эчке мәйданында исә чиновникларны авызлыкларга, ришвәт белән табылган малдан файдалануны катлауландырырга ниятлиләр. Хөкүмәт Дәүләт Думасына түрәләрне, зур кредитлар алганда, бу хакта отчет бирергә мәҗбүр итә торган канун проекты кертте. Кредитны нинди чыганактан каплыйсы икәнен дә әйтергә кирәк булачак. Элек чиновниклар затлы машиналарын һәм күчемсез милекне кредитка алдык дип акланалар һәм бурычларын ришвәт акчасы белән түли алалар иде. Хәзер бу ишек ябылырга мөмкин.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү