Сергей Готье Рөстәм Миңнехановка «Академик Шумаков» медален тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов В.И.Шумаков исемендәге Трансплантология һәм ясалма органнар илкүләм медицина тикшеренү үзәге директоры, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш трансплантологы Сергей Готье белән очрашты. 

«Очрашуда сәламәтлек саклау өлкәсендә алдагы хезмәттәшлеккә бәйле актуаль мәсьәләләр, кайбер фәнни юнәлешләрне үстерү хакында фикер алыштылар», — дип хәбәр итә Татар-информ.

Татарстан белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм халыкның сәламәтлеген саклауга керткән өлеше өчен Миңнеханов Готьены «Дуслык» ордены белән бүләкләде. Үз чиратында, кунак Татарстан Президентына «Академик В.И.Шумаков» медален тапшырды. Әлеге медаль бүләкләнә торган затның трансплантология, ясалма органнар булдыру, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе өлкәсендәге хезмәтләрен иҗтимагый тану сыйфатында гамәлгә куелган.

Очрашу Миңнехановның ТР Хөкүмәте йортындагы эш бүлмәсендә узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һ.б. катнашты.

 


Фикер өстәү