Татарстанда яшәүчеләргә ни өчен һаман повесткалар килүен аңлатканнар

Татарстанда яшәүчеләргә өлешчә мобилизация тәмамланганнан соң да сирәк кенә повесткалар җибәрелергә мөмкин әле. Бу хакта республиканың мобилизация мәсьәләләре буенча оператив штабы хәбәр итә.

“Хәзер вакытлы хәрби хезмәткә чакырылучыларга повесткалар таратыла башлаячак. Әмма алар запастагы кайбер ир-егетләргә дә җибәрелергә мөмкин. Хәрби комиссариатларның эчке эшчәнлеген аныклау өчен кирәк бу. Запастагы егетләр, үзләренең мәгълүматларын тикшертү-барлау өчен, хәрби комиссариатка повесткасыз да килә ала”, – дип аңлаткан “Татвоенкомат”ның гражданнар белән эшләү бүлеге башлыгы Сергей Котин.

Хәзерге вакытта хәрби комиссариатларның төп эшчәнлеге вакытлы чакырылыш кысасындагы эшкә юнәлдерелгән.


Фикер өстәү