Газетага язылу

Татарстан Рәисе Бөтендөнья күчмә уеннарына әзерлек буенча оештыру комитетын җитәкләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов VII Бөтендөнья күчмә халык уеннарына әзерлек һәм аларны үткәрү буенча республика оештыру комитетын төзү турындагы указга кул куйды. Ярышлар 2028 елда Казанда узачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Документ нигезендә оештыру комитеты рәисе итеп Рөстәм Миңнеханов үзе билгеләнде. Аның урынбасарлары итеп Премьер-министр урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Казан мэры Илсур Метшин, Рәис администрациясе җитәкчесе урынбасары – Эксперт департаменты җитәкчесе Игорь Савельев һәм вице-премьер Ләйлә Фазлыева билгеләнде.

Оештыру комитеты секретаре итеп «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» Автоном коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры Максим Денисов билгеләнде.

Комитет составына шулай ук Татарстан министрлары, республика ведомстволары җитәкчеләре һәм федераль структуралар вәкилләре керде. Алар арасында – Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, мәдәният министры Ирада Әюпова, спорт министры Владимир Леонов, Цифрлы үсеш министры Илья Начвин, финанс министры Марат Фәйзрахманов.

Оештыру комитетына «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Казан» халыкара аэропорты генераль директоры Сергей Романцовны керттеләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре