Газетага язылу

Иннополиста шәһәрдә яшәүчеләр өчен Россиядә беренче ИИ-агент эшлиләр

Kazan Digital Week-2026 форумында Иннополис шәһәре мэры Илдар Хуҗҗәтов Россиянең беренче ИТ-шәһәрендә яшәүчеләр өчен кертелә торган яңа карарлар турында сөйләде.

Соңгы эшләнмәләрнең берсе – ясалма фәһем нигезендә «Инна» виртуаль ярдәмчесе. Ул яшәүчеләрнең сорауларына Макс, Телеграм мессенджерларында һәм Иннополис сайтында җавап бирә.

 ИИ-агент шәһәр турындагы сорауларга җавап бирә, мөһим вакыйгалар турында хәбәр итә, Иннополис консьерж-хезмәтенә халык сорауларына җавап бирергә ярдәм итә. Ул рус, татар һәм инглиз телләрен белә. Тавышлы хәбәрләр һәм телефон шалтыратуларын да кабул итә.

 Әңгәмә нәкъ тере оператор белән сөйләшкән кебек үк корыла. Цифрлы ярдәмче проблеманы тирәнрәк аңлау өчен төгәлләштерүче сораулар бирә ала. Мәсәлән, аннан ялларда кая барырга, табибка ничек язылырга, автобус кайчан килүен яки шәһәрдә нинди танылган галимнәр яшәвен сорарга була.

 ИИ-агентта LLM моделе урнаштырылган. Аңа Иннополис сайтыннан һәм социаль челтәрләрдәге рәсми шәһәр каналларыннан «база» салынган, ул автомат рәвештә яңартылып тора. Консьерж-хезмәт «Инна»ны өйрәтә һәм мәгълүматлар базасында мәгълүматның актуальлеген күзәтә. Система клиентның мөрәҗәгатьләрен истә калдыра. Әгәр дә ИИ-агент мәсьәләне хәл итә алмый икән, чатка оператив рәвештә тере хезмәткәр кушыла.

 Цифрлы ярдәмченең яңа моделе көнкүрешкә кагылышлы сорауларга җавап бирә алачак. Шуның белән ул җавапны көтү вакытын 1 минутка кадәр киметәчәк. Эшләнмә әлегә тестлаштыру үтә. 2026 елның ноябрь ахырына кадәр кулланылышка керер, дип көтелә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре