Газетага язылу

Татарстан Рубежное шәһәрендәге Алдынгылар хәрәкәте өчен җиһазлар һәм башка кирәк-ярак тапшырды

Республика Алдынгылар хәрәкәтенең Рубежное шәһәрендәге бүлегенә адреслы ярдәм тапшырган. Яңа җиһазлар балаларга медиапроектларын үстерү һәм иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирәчәк.

Татарстан Рубежное шәһәрендәге Алдынгылар хәрәкәте өчен җиһазлар һәм башка кирәк-ярак тапшырды

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков җирле бүлек җитәкчесе Галина Янченко, педагоглар һәм балалар белән очрашкан. Оешма өчен диагонале 65 дюймлы телевизор һәм аның өчен “стойка”, ноутбук, видеотөшерү өчен стабилизаторлар, микрофоннар, яктырткыч җиһазлар алып килгәннәр. Шулай ук Алдынгылар хәрәкәте символикасы белән футболкалар, өстәл уеннары, иҗат кирәк-ярагы, әйтик, акрил буяулар тапшырганнар. Ярдәмне Рубежноеда оешманың өч беренчел бүлеге арасында бүлешү күздә тотыла.

“Татарстан Луганск халык республикасында инфраструктураны торгызу, гуманитар ярдәм күрсәтү юнәлешендә генә дә эшләми эле. Эшчәнлегебезенең төп юнәлеше – гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү һәм иҗтимагый оешмаларга, берлекләргә ярдәм итү.

Моның белән генә тукталып калмаячакбыз. Балалар быелга һәм киләсе елга планнары турында сөйләде. Аларга ярдәм итүчене дәвам итәчәкбез”, – дип басым ясап әйткән Ринат Садыйков.

Очрашу вакытында балалар үзләренең проектлары турында сөйләгән, Татарстанга сәфәрләре вакытында алган тәэсирләре белән уртаклашкан. Күбесе инде республиканың җәйге лагерьларында ял итәргә өлгергән, Казанда булган. Кайберәүләре югары яки урта һөнәри белем алу өчен киләчәктә Татарстанга кире кайтуны күздә тота.

“Пилотсыз очкычларның һөҗүм итү куркынычы балаларның түгәрәкләргә һәм спорт секцияләренә йөрү мөмкинлеген чикли. Алар Алдынгылар хәрәкәте проектлары кысасында  БөтенРоссия һәм төбәк проектларында катнашып, лидерлык сыйфатларын һәм иҗади сәләтләрен үстерә алачак. Әмма моның өчен матди-техник база җитми иде. Менә хәзер шефлыкка алгын төбәк – Татарстан ярдәмгә килде. Ярдәм итү йөзеннән китерелгән җиһазларны шәһәребездәге тагын ике башлангыч бүлеккә тапшырырга җыенабыз. Балаларның теләкләрен ишетү һәм исәпкә алулары бик зур канәгатьлек хисе тудыра”, – дип билгеләп үткән Алдынгылар хәрәкәтенең җирле бүлеге җитәкчесе Галина Янченко.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре