Чаллыда бер ай элек югалган 31 яшьлек ир-егетне эзлиләр

Чаллының 4нче номерлы «Электротехник» полиция бүлеге бер ай элек югалган Шакиров Алмазны эзли.

Хәбәр ителгәнчә, 1991 елда туган ир-егет  62/18 йортта яши.

Ул 11 сентябрендә  билгесез юнәлештә өеннән чыгып киткән һәм аның кайда булуы әлегәчә билгеле түгел.

Ир-егетнең кыяфәте: буе 175 см, авырлыгы 50 кг., бик ябык гәүдәле.

Югалган көнне ачык төстәге кофта, джинсы, кара яки коңгырт төстәге итек кигән булган.


Фикер өстәү