Гөлзада Руденко: «Безгә көч тупларга киләләр»

Күптән түгел Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада РУДЕНКО Россия Президенты Владимир Путин кулыннан Дәүләт бүләген алды. Шул арада Президентны үзләренә чакырырга да өлгергән. Шәһәрнең кайсы урыннарын күрсәтер иде ул аңа? Гомумән, Алабугада туристларны ничек җәлеп итәләр? «Пушкин картасы» яшьләрне тарихи объектлар белән кызыксындыра алганмы? Без шулар турында сөйләштек.

– 491 гектар саклана торган территория, 184 мәдәни мирас объекты, 17 музей-күргәзмә. Бу байлыкны күреп бетерү өчен гади туристка ничә көн кирәк?

– Бездәге күпсанлы музейлар, экскурсияләр, күргәзмә һәм төрле остаханәләрне ашыкмый гына, иркенләп карап чыгарга теләгән кешегә 2–3 көнгә килергә киңәш итәбез. Ләкин бездә турлар күп, 5 сәгатьтән артмаганнары да бар. Гомумән, экскурсион программаларны туристларның шәһәрдә уздырачак вакытына, аларның кызыксынуларына, яшенә, араларында балалар булу яки булмауга карап оештырабыз.

– Туристларны һәм шәһәр халкын тагын ни белән шаккатырырга җыенасыз?

– Әле күптән түгел – 21 майда без яңа объект – «Интеллект-үзәк» модулен ачтык. Монда төрле лекцияләр, семинарлар, «түгәрәк өстәл»ләр, квизлар уздырылачак, фильмнар күрсәтеләчәк, «Пушкин картасы» проекты кысасында танылган кешеләр яшьләр белән очрашачак. Узган ел музей-тыюлык составында сирәк коллекцияләрдән тупланган галерея барлыкка килде. Тиздән шушы галереяда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан «Ислам каллиграфиясе дөньясы» күргәзмә ачылачак. Гомумән алганда, Күргәзмәләр залы һәм Этносәнгать музее ел саен үзгәреп, кызыклы күргәзмәләр ачылып тора.

– Туристлар арасында Алабуга музей-тыюлыгының кайсы объекты аеруча популяр?

– Кабатланмас рух саклана торган Шишкин музей-йорты. Монда елына 50 меңнән артык кеше кунак була.

 – Гөлзада Ракыйповна, соңгы арада илдән чыкмый гына сәяхәт итүчеләр бермә-бер артты. Ил-көндәге вазгыять Алабуганы сайлаучы туристлар санына да йогынты ясадымы?

– Узган ел без 500 меңгә якын турист кабул иттек. Пандемия чоры белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк дигән сүз. Быел исә бу сан тагын да артыграк  булырга охшаган. Россия шәһәрләре буйлап сәфәр чыгучылар саны елдан-ел арта, инде хәзердән туристик агым сизелерлек үзгәрде.

– Ничек уйлыйсыз, соңгы 5 елда туристның портреты үзгәрдеме?

– Соңгы елларда безгә килгән туристлар арасында урта һәм яшь буын вәкилләре сизелерлек артты. Туризмның мәдәни-танып белү төрен сайлаучылар арасында гаиләләрнең күп булуы да сөендерә. Аларның балалары яшьтән үк музейлар, гомумән, тарих белән кызыксына, экскурсияләргә йөреп, дөньяны танып белә.

– «Пушкин картасы»ның ярдәме сизеләме?

– Әлбәттә! Әлеге карта барлыкка килү белән музейларга йөрүче яшьләрнең саны бермә-бер артты. Узган елның сентябреннән «Пушкин картасы» аша 20 меңнән артык билет саттык. Аларның килеп күрүләре – бер хәл. Яшьләрдән бик күп кайтавазлар килде. Безнең эштә бик мөһим нәрсә ул.

«Пушкин картасы» ияләре өчен махсус проектлар да булдырдык. Кызыклы шәхесләр белән очрашулар, махсус экскурсион турлар, остаханәләр. Киләчәктә дә бу өлкәдә актив эшләргә җыенабыз.

– Алабуга – борынгы шәһәрләрнең берсе. Ул X–XII гасырларда Болгар дәүләтенең төньяк чигендәге ныгытма буларак билгеле. Бу чордан нәрсә дә булса сакланып калганмы?

– Алабуга шәһәрчегендәге манара сакланган. Ул – монголлар яулап алганчыга кадәрге чорга карый торган һәм бүгенгә кадәр сакланган Татарстандагы бердәнбер җир өсте корылмасы. Гомумән, әлеге тарихи-археология комплексы гаҗәеп матур урында урнашкан. Монда экскурсия белән генә түгел, көч һәм уңай энергия тупларга, борынгы ныгытма янында теләк теләргә килүчеләр дә байтак.

– Күпләр «Шайтан каласы» дип белгән җирләр татар халкына болгар-татар бабалар изге урыны – «Ак мәчет» буларак та таныш. Монда килгән кешеләр тарихның бу битләре белән танышамы?

Әлбәттә. Борынгы болгарлар тарихын экскурсияләр вакытында сөйлибез.

– Белгәнебезчә, Россия Президенты белән очрашкач, сез аны Алабугага кунакка чакыргансыз. Владимир Путинга нинди маршрут тәкъдим итәр идегез?

– Бездәге музей-күргәзмә объектларын, бигрәк тә  Шишкин музей-йортын һәм «Алабуга шәһәрчеге» тарих-археология комплексын күрсәтер идек.

Гөлзада Руденкодан Алабугага килгән һәр турист булырга тиешле 5 урын:

  1. И.И. Шишкинның музей-йорты (Яр буе урамы, 12 йорт)

  2. Шайтан каласы (координатлары: 55.746389, 52.0325)

  3. В.М. Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее (Нефтьчеләр проспекты, 111А)

  4. Н.А. Дурова утар-музее (Мәскәү урамы, 123 йорт)

  5. Берничә музейны берләштергән М.И. Цветаева Хәтер йорты (Казан урамы, 59 йорт)

 


Фикер өстәү