Казанда Гвардиячеләр урамындагы йорт каршында самокатта барган баланы бәрдергәннәр. Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, KIA Rio руле артында 35 яшьлек ир-ат була.
Яшел ут янгач 10 яшьлек малай самокатка җәяүлеләр кичүе буенча чыга башлый, машина йөртүче аңа юл бирми һәм бәрелә. Баланы хастаханәгә илтәләр. Малай җитди имгәнми, аны өенә озаталар.