Әнисе 3 яшьлек баласын машинада таптап үтергән

6 июль кичендә Киров-Чепецкида коточкыч фаҗига була — 3 яшьлек малай машина астында калган. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, машина руле артында һәлак булган баланың әнисе булган.

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, фаҗига Октябрьнең 60 еллыгы урамында 18 сәгать 45 минутта була.

«Форд Фиеста» автомобилен йөртүче 37 яшьлек хатын-кыз 3 яшьлек малайны бәрдерә. Алынган җәрәхәтләрдән бала юл-транспорт һәлакәте урынында вафат булды, — дип язалар.

Хәзерге вакытта авария факты буенча тикшерү үткәрелә, килеп чыккан хәл, сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Социаль челтәрләрдә шаһитлар чит ил машинасы руле артында һәлак булган малайның әнисе булуын хәбәр итә:

Хатын-кыз машина янында бик нык кычкыра. Бер бала ябылган килеш асфальтта ята. Тагын бер, бөтенләй кечкенә бала, медиклар кулында. Нәрсә булганы, аңлашылмый, — дип яза җирле халык.


Фикер өстәү