Кичә Азнакай районында йөк автомобиле катнашында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итә республика Дәүләт автоинспекциясендә матбугат хезмәте.
Фаҗига Тойкино-Митрофановка-Чалпы Тот юлында булган. Kia Rio автомобилен йөртүче югары тизлектә каршы як полосага чыккан һәм DAF FT автомобиле белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Kia Rio автомобилен йөртүче һәм пассажиры шунда ук үлгән.