Татарстанда җиңел автомобиль йөк машинасы астына кергән: корбаннар бар

Кичә Яшел Үзән районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, 28 яшьлек «ЗАЗ» автомобиле куркынычсыз тизлекне сайламаган, каршы як полосага чыгып, «Газель» автомобиле белән бәрелешкән.

Фаҗига нәтиҗәсендә «ЗАЗ» автомобиленең алгы утыгычындагы пассажиры шунда ук һәлак булган. Шул ук машина йөртүчесе һәм тагын ике пассажир тән җәрәхәтләре алган.

Юл-транспорт һәлакәтендә гаеплене дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ачыклаячак.


Фикер өстәү