Владимир Путин бер һөнәрне «бик кирәкле» дип бәяләгән

Россия Президенты Владимир Путин психотерапевт һөнәрен, бик кирәкле һөнәр, тормыш тепмы үзгәрә – гүя күз алдыбызда “йөгерә”, шуңа күрә кешеләребез еш кына ярдәмгә мохтаҗ булып кала, дигән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Дәүләт башлыгы Мәскәү Манежындагы Яшьләр йортында яшьләр проектлары күргәзмәсе белән танышып, егет-кызлар белән аралашкан. Шуларның берсе үзенең психиатр һәм психотерапевт белеменә ия булуын әйткән.

— Кирәкле белгеч. Бөтен дөньяда кирәкле. Әлбәттә инде, Россиядә дә. Тормыш темпы үзгәрә.– гүя күз алдыбызда “йөгерә”. Шуңа кеше еш кына ярдәмгә мохтаҗ булып кала. Аеруча сезнең кебек белгечләр ярдәменә, – дип белдергән Путин.


Фикер өстәү