Дагыстаннан Казанга килә торган микроавтобус «Камаз»га бәрелгән: үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр бар

«Мерседес» микроавтобусы «Камаз»белән бәрелешкәннән соң микроавтобусның ике пассажиры үлгән, тагын дүртәү, шул исәптән җиде яшьлек бала зыян күргән. Фаҗига Волгоград янындагы трассада бүген 2:50дә булган.  Бу хакта Россия Эчке Эшләр министрлыгының Волгоград өлкәсе буенча матбугат хезмәте хәбәр итте. 

«Юл һәлакәте нәтиҗәсендә микроавтобустагы ике ир-ат алынган җәрәхәтләрдән үлгән. Хастаханәгә дүрт автобус пассажиры китерелде, алар арасында җиде яшьлек бала да бар», — диелә хәбәрдә.

Микроавтобустагыларның Дагыстаннан Казанга килүләре булган. Полиция мәгълүматлары буенча, зыян күргән бала салонда әти-әнисеннән башка булган. Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтләренең барлык нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү