Фура һәм микроавтобус катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә 5 кеше үлгән

Башкортстанның Чакмагыш районында юл-транспорт һәлакәте корбаннары саны бишкә кадәр арткан. Зыян күрүчеләрнең берсе хастаханәдә вафат булды, дип хәбәр итте район башлыгы Ямалеев Реканс. Бу хакта «Уфа. Лайф» яза.

Юл-транспорт һәлакәте 5 ноябрь көнне, Бүздәк-Чекмагуш-Дүртиле автомобиль юлында Аблаево авылы янында була.

Башкортостан ЮХИДИ мәгълуматлары буенча, трассада МАЗ фурасы һәм Фольксваген Каравелла микроавтобусы бәрелешә Нәтиҗәдә, дүрт кеше урында ук үлгән. Барысы да микроавтобус пассажирлары. Тагын алты кеше җәрәхәтләнгән, шул исәптән бер бала.

Фаҗига сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү