Россиянең бар кибетләрендә дә товар бәясен тикшерү өчен җайланмалар куярга мөмкиннәр

Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов бәяләрне тикшерү өчен сәүдә залларын штрихкод буенча бәя карау җайланмалары белән җиһазларга тәкъдим итте. Ул Роспотребнадзор башлыгы Анна Поповага тиешле мөрәҗәгатьне юллаган. дип яза «Челнинские известия».

Власов аныклап узганча, күп кенә кибетләрдә мондый җайланмалар бар, әмма бөтенесендә дә түгел. Бу еш кына киштәдәге бәя белән чекта бәянең туры килмәвенә китерә. Депутат 100 квадрат метрдан артык мәйданлы барлык сәүдә нокталарын сканерлар белән җиһазлауны йөкләргә тәкъдим итә.


Фикер өстәү