Кайнар судан өзеп тору чорында коммуналь хезмәтләргә ташлама кертергә тәкъдим иткәннәр

Җәйге ремонт эшләре вакытында кайнар суны өзеп тору чорында коммуналь хезмәтләр бәясен киметергә кирәк. ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары Василий Власов шундый фикердә. Ул үзенең тәкъдимен Россия төзелеш министры Ирек Фәйзуллинга юллаган, дип яза RT.

Депутат билгеләп үткәнчә, кешеләрдән торак-коммуналь хезмәтләр тарифына бәйле бик күп мөрәҗәгатьләр алына.

Василий Власов төп игътибарын шуңа юнәлткән: кайнар су бетеп торганда, кешеләр суны үзләре җылытырга мәҗбүр. Ә бу уңайсызлык тудыру белән беррәттән, электр энергиясен күп тотуга да китерә.
“Бәян ителгәннәрдән чыгып, җәен кайнар судан өзеп тору чорында су һәм электр энергиясе бәясен 50%ка киметүне тәкъдим итәм”, – диелгән депутатның министрга юлланган мөрәҗәгатендә.


Фикер өстәү