Микроавтобус куркыныч юл-транспорт һәлакәтенә эләккән: 4 кеше һәлак

Ростов өлкәсе трассасында авариядә дүрт кеше һәлак булды, дип хәбәр итә ТАСС Ростов өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Ростов-на-Дону — Ставрополь юлы буенча барган 49 яшьлек Great Wall автомобиле йөртүчесе, башлангыч мәгълүматлар буенча, идарәне югалта һәм микроавтобус белән бәрелешә.

Һәлакәт нәтиҗәсендә урында чит ил машинасы йөртүчесе, микроавтобус йөртүчесе һәм пассажиры үлгән.

Моннан тыш, тагын 14 кеше зыян күргән, аларның 11 е уртача авырлыктагы хәлдә хастаханәгә озатылган.

Об этом сообщает ТАСС.


Фикер өстәү