«Татнефть» өч яңа сәнәгать объектын эшләтеп җибәрде

«Татнефть» 22 декабрьдә үзенең «Танеко» нефть эшкәртү заводында өч яңа сәнәгать объектын эшләтеп җибәрде. Нефть компаниясе директорлар советын җитәкләгән ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәте хәбәренә караганда, сүз азот станциясе, амин чистарту һәм кислород агызып чыгаруны катнаштыру җайланмасы, шулай ук әйләнештәге су белән технологик җайланмаларны тәэмин итү өчен су блогы турында бара.

Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» 2023 елда «Танеко»да 18 млн тоннадан артык нефть эшкәртүне планлаштыра, дип белдерде. 2022 елда «Татнефть» «Танеко»да 16 млн тонна нефть продуктлары алды, бу 2021 елга караганда 28,8 процентка күбрәк.


Фикер өстәү