Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» комплексында ике яңа җиһазны эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты

Бүгенге шартларда мондый чаралар, кәефне күтәреп, алга барырга омтылыш тудыра. Татарстан Президенты бүген Түбән Камага сәфәре барышында «ТАНЕКО» комплексында ике яңа җиһазны эшләтеп җибәрү тантанасында шулай диде. Яңа җиһазлар югары сыйфатлы мотор ягулыгы төрләрен җитештерү өчен кирәк.

Газойльне (нефть эшкәртү продукты – сыек углеводородлар катнашмасы)  су белән чистарту буенча яңа җайланма заманча экологик дизель ягулыгы – «Евро-6» стандартындагы двигательләрдә эшләүче автомобильләргә мотор ягулыгы өчен чимал әзерләячәк.

«Татнефть» компаниясенең генераль директоры Наил Мәганов ике яңа җайланманы сафка бастыруның компания тормышында яңа биеклеккә чыгу булып торуын билгеләп үтте. «Тулаем алганда, илебезнең эчке базары тотрыклылыгына, икътисадны ныгыту, илнең энергетик иминлеген тәэмин итүгә өлеш бу», – диде ул.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО»да дезинфекцияләү чараларын җитештерү линиясе белән танышты. Предприятиедә техник майлар җитештерү линиясе антисептик эшләп чыгару өчен көйләнгән. Биредә тәүлегенә 7,5 тонна дезинфекцияләү эремәсе савытларга тутырыла. «Татнефть» тәкъдиме буенча антисептик матдәләр белән беренче чиратта республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендәге шәһәрләр хастаханәләре тәэмин ителә. Җитештерүне карап йөрү вакытында «Татнефть»нең генераль директоры Рөстәм Миңнехановка антисептикларның бер партиясен «Ярдәм – янәшәдә генә!» дигән яңа волонтерлык хәрәкәтенә (яшьләрне, эшмәкәрләр, коммерциясез оешмаларны үз эченә ала) җибәрергә тәкъдим итте. Татарстан Президенты тәкъдимне хуплады. «Бүген волонтерлар, табиблар кебек үк, алгы  сызыкта – хәтәр зонада эшли. Шуңа күрә волонтерларны кирәкле барлык саклау чаралары белән тәэмин итү мөһим», – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов сәфәре ахырында Түбән Кама «Нефтехим»ның яңа этилен комплексының төзелеш мәйданчыгы белән танышты. Биредә этилен, пропилен, бутадиен, бензол кебек химик матдәләр җитештереләчәк. Этилен комплексын Төркиянең «Гемонт» компаниясе төзи.

Төзелеш мәйданчыгыннан соң Президент этилен заводында яңа пиролиз мичләрен карады. Ике яңа мичне эшләтеп җибәрү узган елда этилен эшләп чыгаруны рекордлы күләмгә (618 мең тонна) җиткерү, шулай ук 302 мең тонна (монысы да рекордлы күрсәткеч!) пропилен җитештерү мөмкинлеге биргән.

Компания генераль директоры Айрат Сафин белдергәнчә, «Түбән Кама Нефтехим»да коронавирус инфекциясен кисәтү буенча барлык таләпләр үтәлә. Административ хезмәткәрләрнең бер өлеше өйдән торып эшләүгә күчерелгән. 60 яшьтән өлкәнрәк белгечләр үзизоляция режимын үти.


Фикер өстәү