Башкортстан трассасында автобус ауган

Башкортстанда трассада автобус белән булган авариядә биш кеше зыян күргән дип хәбәр итә РИА Новости.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте «Уфа-Бөре-Яңавыл» трассасында иртәнге 9.00да булган. Авария урынына коткаручылар, медицина һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре килгән.

«Микроавтобуста 8 кеше булган, шул исәптән машина йөртүче. Ул машина белән идарәне югалта. Башлангыч мәгълүматлар буенча, авариядә биш кеше зыян күргән. Алар Бөре районы хастаханәсенә китерелә», — диелгән хәбәрдә.

 


Фикер өстәү