Чын һәм ясалма чыршыны ничек сайларга?

Чын чыршы. Ни генә дисәң дә, күпләр  Яңа елны чыршысыз  күз алдына китерә алмый. Кайчак чынын алсаң саргая, ясалмасы әллә нинди тәмсез исләр чыгара, коела. Шундый хәлләргә юлыкмас өчен, Роспотребнадзор киңәшләрен истә тоту файдага булыр.

Чын чыршыны чыршы базарыннан яки урманчылыктан алырга кирәк. Сатучының питомник агачларын сатуга рөхсәте бармы-юкмы икәнлегенә дә игътибар итегез. Мондый чыршыны рөхсәтсез сатучы кулыннан алмавың хәерле.

«Тере» чыршыны декабрьнең егермеләреннән соң алсаң яхшы. Иртә алган чыршы бәйрәмгә кадәр коелып бетәргә мөмкин. Агачны сайлаганда аның кайрысына игътибар итегез: ул туры, калын, чатнамаган булырга тиеш. Ботаклары да, энәләре дә сыгылмалы булу зарур. Чыршыны тикшереп алуның тагын бер ысулы –  аны төбе белән  җиргә бәреп карагыз. Энәләре бик нык коелса, андый агачны алмавың хәерле. Берничә ылысны учыгызда уып карагыз, аннан тәмле ис килеп торырга тиеш. Әгәр чыршының энәләре каты, кипкән, сынып китүчән һәм исе юк икән, бу аның күптән киселгән булуын аңлата.

Чыршыны урамнан яки урманнан алып кайтуга өйгә алып кермәгез, 2–3 сәгать балконда яки башка салкынча урында тотканнан соң гына өйгә алып кереп бизәгез.

Ясалма чыршы. Соңгы вакытта күпчелек ясалма чыршыларга өстенлек бирә. Сатып алганда ясалма чыршының ботакларына игътибар итәргә кирәк. Алар яхшы итеп беркетелергә һәм селкенеп тормаска тиеш. Иснәп карарга да онытмагыз, аннан тәмсез ис килмиме? Шулай ук ылысларын әкрен генә тартып карагыз, алар өзелмәскә тиеш. Аннары чыршының ылыслары үскән уңайга каршы учыгызны шудырып карагыз. Сыйфатлы ылыс тиз генә үз формасына кайтачак һәм коелмаячак. Шулай ук чыршы ботагы очларында тырпайган һәм чәнчи торган чыбык ише әйберләр булмаска тиеш.

Белеп тор!

Энәләр сары булмаска һәм коелмаска тиеш.

Агач нечкә булырга тиеш түгел. (1,5 метрлы агачның диаметры 6 см чамасы  була).

Агачның кайрысында һәм ботакларында зыян күргән урыннар булмасын.

Агачтан тәмле ылыс исе килеп торырга тиеш.

Чыршыны җылыткычлардан ераграк урнаштырыгыз.

Чыршыны урнаштырыр алдыннан кискән урынын яңадан бер кисеп алыгыз. Анда каралган урыннар, күгәрек һәм гөмбәчекләр булмасын.

Агачның чүлмәккә утыртылганын сатып алырга да була. Бәйрәмнән соң балкон яки салкынча урынга куеп торып, аны язын җиргә утыртырга мөмкин.


Фикер өстәү