2023 елда Яңа ел каникуллары күпме дәвам итәчәк?

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Яңа ел каникулларының озынлыгы турында искә төшерделәр.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме, эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.

2023 елның 1 һәм 8 гыйнварлары ял көннәренә туры килә, шуңа күрә эш көннәре түбәндәгечә күчереләчәк:

1 гыйнвар якшәмбедән 24 февраль (җомгага),

8 гыйнвар якшәмбедән 8 май (дүшәмбегә).

Шулай итеп, 2023 елда Яңа ел каникуллары 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Моннан тыш, 2022 елның 31 декабре – шимбә, күпләр өчен дә ял көне.


Фикер өстәү