Радий Хәбиров гаиләсенә бәйле серне ачкан

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 2022 ел йомгаклары буенча биргән зур интервьюсында гаиләсе һәм уллары турында да сөйләде, дип яза Кызыл таң.

«Мин эшкә киткәндә улларым йоклый әле, кайтканда инде йокларга яткан булалар. Аралашу өчен ял көне бар, яисә кайберчакта йә бер баламны, йә икенчесен кичен миңа эшкә китерүләрен сорыйм. Төпчек улым миңа «атай» ди һәм бу миңа бик ошый. Зур улым Фәрит белән бөтен нәрсә турында сөйләшәбез, мин аның яшенә ташлама ясамыйм. Күптән түгел республикага килеп киткән бер танылган спортчының шаяру катыш әйткән сүзләре исемдә калды: «Гаиләдә бер генә хуҗа булырга тиеш». Шуңа күрә бу яктан минем тылым бик ышанычлы, миңа өйдә рәхәт. Мин — бәхетле кеше, яраткан хатыным һәм бик әйбәт балаларым бар», — диде Радий Хәбиров.

Фикер өстәү