Рафаэль Ильясов каберенә истәлек ташы куелды

Бүген Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов һәм аның тормыш иптәше Светлана Ильясова каберләренә истәлек ташы куелды. Чарада Ильясовларның туганнары, җырчының хезмәттәшләре, дуслары катнашты.

Сүз уңаеннан, Рафаэль Ильясов 2020 елда вафат булды. Аны Самосыроводагы мөселман зиратында җирләделәр.

Тормыш иптәше белән икесенең каберләрен берләштергән истәлек ташын ачу чарасында Коръән сурәләре укылды, җырчы белән бәйле хатирәләр яңартылды.

— Рафаэль абый 1964 елдан бирле безнең радио комитетында эшләде. Татар җыр сәнгате мирасын туплау, кайтару, саклау өчен гаять күп көч куйды. Радио фондындагы язмаларның күбесе — Рафаэль Ильясов  тырышлыгы белән тупланган хәзинә, — диде «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов. — Әлеге истәлек ташын әзерләгән кешеләр күңелләрен биреп эшләде. Нәтиҗәдә, зәвыклы, Рафаэль абыйга тиң булырлык таш килеп чыкты.

Истәлек ташы эскизының авторы — Татарстанның халык рәссамы Нәҗип Нәккаш. Кабер ташын рәссам-скульптор Эмиль Мөхәммәдуллин ясаган.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү