Владимир Путин яңа төбәкләргә багышланган концертка килмәячәк

Россия Президенты Владимир Путин Кызыл мәйданда Донецк, Луганск халык республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия составына керүенә 1 ел тулуга багышланган концертка килмәячәк. Бу хакта “РИА Новости” дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә таянып яза.

“Юк, Президент планында бу каралмаган”, – дип җавап биргән Кремль вәкиле шушы уңайдан бирелгән сорауга.
Митинг-концерт бүген Мәскәүнең Кызыл мәйданында 17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк. Анда Олег Газманов, Полина Гагарина, “Любэ” төркеме, Сергей Лазарев, SHAMAN, Лариса Долина кебек артистлар чыгыш ясаячак.
Моңда кадәр Дмитрий Песков Донбасс территорияләренең Россиягә кушылуына 1 ел тулу уңаеннан Владимир Путинның видеомөрәҗәгать белән чыгачагы турында белдерде.


Фикер өстәү