Урын өстендәге кызын чит илдән алып кайта алмый интегүче ана: «Булышыгыз миңа, кешеләр!»

Мамадыш районының Владимир авылында гомер итүче Сапуриннар гаиләсенә зур хәсрәт килгән. Марина ханымның чит илгә киткән кызы 26 яшьлек Венера хастаханәдә аңсыз ята. Аны дәвалау, кайтару өчен дә күп суммада акча кирәк.

Марина Сапурина, баласын дәвалаганнары өчен, Казандагы фатирын сатып, 4 миллион сум акча түләгән инде. Тик кайтып китә алмагач, бурыч тагын җыелган. Кайтып китәр иделәр дә – Венераны алып кайту бик чыгымлы. Анысына да акча кирәк. Җитмәсә, хәле тагын да начарланган.

– Кызымны хәлсезләнеп егылып, башы белән каты бәрелгән, диләр. Ул өч ел элек Кореяга киткән иде. Бер дә җибәрәсем килмәде шулчакта. Кызым Казанда укыганда үз көнен үзе күрде. Дус кызының студентлар программасы белән чит илгә барып эшләп кайтканын күргәч, бик кызыккан иде. Ул чакта туктатып кала алдым, – ди Марина ханым. – Бу турыда оныткандыр, дисәм, әкренләп акча җыйган да Мәскәү аэропортыннан: «Әни, мин Кореяга киттем», – дип хәбәр җибәрде. Нишләтә ала идем инде? Ул чит илгә тиз ияләште. Телләр өйрәнде. Инглизчә, кореяча яхшы сөйләшә иде. Тынычланып киттем. Тик менә мондый хәл булыр дип уйламадым да.

Марина ханымга күптән түгел 50 яшь тулган. Венера аны шушы вакытка үз янына чакырган да инде. «Әни, юбилееңны бергә үткәрәбез. Син монда кил дә, мин синең белән кайтам», – дигән. Марина ханым чит ил паспортын озак ясата. Тиз генә җыенып чыгып китә алмый. Кызы белән телефон аша сөйләшеп торалар. Соңгы аралашу 7 июньдә була.

– Мин эштә идем. Кызым белән сөйләштем. Кәефе юк иде. Күзләре сагышлы, авырып та торам, диде. 8е көнне Америкадагы иптәш кызы шалтыратып, Венераның авыр хәлдә хастаханәдә булуын җиткерде. Аңлатуларынча, кызым аңын югалтып егылган.  Дуслары хастаханәгә илткәндә, йөрәге дә туктаган була. Мине чакырганда ук, соңгы көннәрендә кызыгызны күреп калыгыз, диделәр. Документларны ясатып, 22 июньдә генә чыгып китә алдым, – ди Марина ханым.

Ул бу хакта тыныч кына сөйли алмый. Үксеп-үксеп елый. Ике баласын берүзе аякка бастырган хатын ул. Ире белән 10 ел яшәгәннән соң аерылышканнар. Улы өйләнеп,  хатыны белән өч бала үстерәләр. Әле менә Марина ханым чит илгә киткәч, өченче оныгы туган. Әле ярый Марина ханымны эш урынында аңлаганнар. Сәбәбең бар, эшеңнән җибәрмибез, кайтуыңны көтәбез, диләр икән.

– Ничек кайтырмын? Шушы сорау белән яшим. Мин моннан баламнан башка беркая да китмим. Аны алып кайтырга кирәк. Кызымны беренче күргәндә, үзем аңымны җуям дип торам. 1 ай комада булды. Аппарат аша гына сулады. Миннән рөхсәт алып, муенын тишеп, сулар өчен трубка куйдылар. Хәле уңайланып та киткән иде. Күзләрен ачып карый  башлады. Табиблар, сез килгәнне белде, ахры, тынычланды, дияләр иде. Самолетка утыртып алып кайтырлык итәргә кирәк дип йөри башладым. Янәсе, ничек итсәм итәм, баламны алып кайтам. Үзбәкстанга билетлар да алдым. Тик авиалиниядә безне алып кайтудан баш тарттылар, – ди ул. – Инде кайтырбызмы дигән идем, Венераның сидек юлында инфекция табылды. Хәзер шуны дәваламыйча кайтып булмаячак. Юлда югалтасыз, диләр. Мин инде бөтен җаваплылыкны үз өстемә дә алырга риза. Кайтырга гына мөмкинлек юк. Әле бит һәр дәвалаган көннәре өчен акча кирәк. Монда аны меңнәр белән түгел, миллион белән исәплиләр.

Марина ханым, кызын утыртып булса, башта 24 сәгать паром белән Владивостокка бармакчы булган. Аннары кайтыр идек әле, ди. Самолетта ятып торган авыруны алып кайту бик кыйммәтле икән. Әни йөрәге барысына да әзер. Әгәр берәр акча биреп торучы булса, ничек тә түләр идем, ди ул.

–  Казан табиблары кызымны дәваларга да риза. Сөйләштем инде. Ничек кенә кайтырга соң? Хәлләремне белсәгез иде. Төннәр буе йоклый алмыйм. Кан басымым гел күтәрелеп тора. Кызым янына ярты сәгатькә генә кертәләр. Венера быел визасын һәм иминиятләштерүне озайтмаган булган. Кайтып китәм, дигәндер инде. Үземә дә бер ай вакыт бирделәр. Елый-елый яшем кибә инде. 50 яшемә җитеп, чит җирдә шушындый хәсрәткә юлыгырмын дип уйламаган идем, – ди ул. – Ярдәм сорап, кая гына язмадык. Кемгә генә мөрәҗәгать итмәдек. 4 аемны монда уздырам. Ичмаса, кызым да уңайланып китми, дим. Мине янына озаккарак кертсәләр дә, хәле яхшырыр иде. Тәннәре тишелгән инде. Утыртып алып кайтырлык булмады. Бер аягы да бөкләнми. Янына керүгә, тизрәк аркасын юам, яраларына дарулар сөртәм. Әле элек күзләрен ача иде. Хәзер анысы да юк.

Татарстаныма кайтсам, ничек тә яшәр идем әле, ди Марина ханым. Әнә шуңа да мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорый. Бәлки, бу язманы укып, кайту проблемасын хәл итәрдәй кешеләр табылыр. Дәвалау һәм алып кайту өчен зур суммадагы акча кирәк.

Булышырга теләүчеләр Марина Сапурина исемендәге ВТБ, Саклык банкы һәм Ак Барс банкы карталарына акча күчерә ала. Карталар 8-996-952-90-51 номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү