Рөстәм Миңнеханов Катарга мәртәбәле кунак буларак дәүләт бәйрәменә килде

Бүген, 18 декабрьдә, Катарның Милли көне бәйрәм ителә. Бу вакыйганы бәйрәм итүгә мәртәбәле кунак сыйфатында Татарстан Президенты һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов чакырылган – ул Катарга бер көнлек эш сәфәре белән килде. Халыкара аэропортта Рөстәм Миңнехановны дәүләт министры Шейх Фахад бин Файсал Әл Тани һәм Катардагы Россия илчесе Дмитрий Догадкин каршы алды.

Рөстәм Миңнеханов Катарга мәртәбәле кунак буларак дәүләт бәйрәменә килде

Катар ягы чакыруы буенча Татарстан Президенты «Дарб ас – Саи» –  катар мәдәнияте фестивалендә булды, шулай ук мәдәният министры шәех Абдеррахман Әл Тани белән очрашты.

Әңгәмә барышында ул хезмәттәшләре белән «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эшчәнлеге кысаларында хезмәттәшлек турында фикер алышты. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, халыкларның мәдәни-цивилизация үзенчәлеген саклау мәсьәләләре – төркем эшенең мөһим юнәлешләренең берсе, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Республика җитәкчесе фикеренчә, Катар, ислам хезмәттәшлеге оешмасының даими әгъзасы буларак, Россиянең Якын Көнчыгыш төбәгендә мөһим һәм ышанычлы партнеры булып тора.

Исегезгә төшерәбез, Катарның Милли көне – Катарда берләшү һәм бәйсезлек алу бәйрәме. Ул ел саен үткәрелә. Бәйрәм көне дәүләт башлыгы Әмир Катарның декреты белән 2007 елда кертелде.

/Татар-информ


Фикер өстәү