Рөстәм Миңнеханов Катар дәүләте әмире белән очрашу уздырды

Катар дәүләте башлыгы республика Рәисе белән әңгәмәсендә Татарстан белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдерде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катар әмире шәех Тамим бин Хамад Әл Тани белән очрашты. Очрашуда яклар Катарның Россия белән, аерым алганда, Татарстан белән үзара хезмәттәшлее мәсьәләсен карады, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.

“Сез – Якын Көнчыгыш төбәгендә Россиянең иң мөһим һәм ышанычлы партнерларыннан берсе”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе шулай ук республиканың, үз ягыннан, Россия белән Катар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга тырышуын искәртте. Рөстәм Миңнеханов “Россия – Ислам дөньясы” стратегик фаразлау төркеменең эш кысасында хезмәттәшлекне киңәйтүгә аерым тукталып үтте.
Катар дәүләте әмире «KazanForum” саммитына үз иленнән делегация җибәреләчәген белдереп, төзелеш өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүгә карата кызыксыну белдерде.


Фикер өстәү