Татарстанда яшьләрне грант алу өчен бәйгедә катнашырга чакыралар

Республикада 18 дән 35 яшькә кадәрге кешеләр Яшьләр министрлыгы игълан иткән грант алу өчен бәйгедә катнашырга мөмкин. Бәйгенең гомуми приз фонды 7 миллион сум тәшкил итә. Җиңүчеләрнең һәркайсы үз проектын гамәлгә ашыру өчен 300 мең сумга кадәр акча алачак. Бәйгедә катнашуга гаризаларны 23 февральгә кадәр тапшырырга кирәк.

Яшьләр эшәре министры Ринат Садыйков искәртеп үткәнчә, мондый бәйге 2019 елдан бирле үткәрелеп килә. Шушы вакыт эчендә Татарстан яшьләре 200 дән артыграк социаль әһәмиятле проектны тормышка ашырган. “Татарстан – мөмкинлекләр территориясе” коммерциясез яшьләр оешмасы белән берлектә, һәркемгә үз проектын эшләп җиткереп, федераль дәрәҗәдә грант бәйгесендә катнашырга ярдәм итәбез. Белгечләребез бер ел дәвамында консультацияләр үткәрә, гариза тапшырырга һәм грант алганнан соң проектны гамәлгә ашырырга ярдәм итә”, – дигән министр.

Гаризалар 14 номинация буенча уздырыла. Болар – яшьләрнең иҗади инициативалары; сәламәт тормыш рәвешен алып баруга ярдәм итү буенча яшьләр инициативалары; ватанапәрвәрлек рухында тәрбия, гаилә кыйммәтләрен ныгыту һ.б.

Гаризаны “Мои субсидии” платформасы аша тапшырырга кирәк. Биредә республика хакимияте органнары тарафыннан күрсәтелә торган барлык ярдәм чаралары тупланган. Белгечләр бер ай дәвамында проектларны карап тикшерәчәк. Шуннан соң җиңүчеләр игълан ителәчәк.


Фикер өстәү