Биш көн эчендә Казан урамнарыннан 157,2 мең тонна кар чыгарылган

Шәһәрдә өч көн эчендә айлык норманың 106 проценты күләмендә кар яуган.

Юлчылар Казан урамнарыннан 157,2 мең тонна кар чыгарган. Шуның 65,2 мең тоннасы кар эретү пунктларына озатылган. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев белдергән.

– Кар эретү пунктлары бик зур киеренкелектә эшли. Аларга көн саен 11 мең тонна кар китерелә. Нормада бу сан – 8 мең тонна, – дип билгеләп үткән ул.

Куляжев сүзләренә караганда, гыйнвар дәвамында шәһәрдән барлыгы 320 мең тонна кар чыгарылган. Татарстан башкаласында 17-22 гыйнварда 49 миллиметр күләмендә кар яуган. Бу – айлык норманың 106 проценты. Казанны кардан тулысынча чистарту өчен ике атна чамасы вакыт кирәк булачак, дип белдергән Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.


Фикер өстәү