Казанның Әмирхан урамын су баскан, юллар ябык

Бүген Казанның Әмирхан урамында урнашкан 15 йорт янында су торбасы ярылган. Җирдән бәреп торган су видеосы социаль челтәрләрдә таралды.

«Водоканал» хәбәр итүенчә, 1994 елдагы суүткәргеч торбада авария булган. Су шулкадәр күп – урамда калган машина да су эчендә калган, урамнан барган автобусның да эченә су кергән, дип яза «Еду в Татарстан». Автобустагы кешеләргә утыргычларга менеп котылырга туры килгән. Хәзер Чистай һәм Четаев урамнары арасында юл ябылган.

Социаль челтәрләрдә мэриянең «бүген шәхси автомобильләрдә чыкмагыз» дигән сүзен «торба ярыласын белгән…» дип шәрехләп язалар. «Водоканал» 4 күп катлы йорт сусыз калган дип яза. «Водоканал»ның өч бригадасын китергәннәр.

 

 


Фикер өстәү