Синоптик: Казанда тәүлек эчендә айлык норманың яртысы күләмендә кар явачак

Бу атнаның җомгасында, ягъни 14 гыйнварда, Казанда бик көчле кар явуы көтелә. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Безнең мәгълүматларга караганда, гыйнварның беренче декадасында Татарстан башкаласында 20 миллиметрга якын явым-төшем яуган, бу айлык норманың яртысын тәшкил итә. Бу атнада, пәнҗешәмбе көннән башлап, без көнбатыштан килә торган циклон йогынтысында булачакбыз. Ул җылыту, атмосфера басымы төшү һәм явым-төшем китерәчәк», — ди синоптик.

Кар 14 гыйнварда башлана һәм шимбәгә каршы төнгә кадәр дәвам итәчәк. Тәүлек эчендә якынча 18 миллиметр кар явар дип көтелә, бу айлык норманың яртысына туры килә. Шулай итеп, 15 гыйнварга Казанда айлык явым-төшем нормасы төшәчәк, ул, «Казан-терәк» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, 40 миллиметр чамасы тәшкил итә.


Фикер өстәү