Эксперт: 6-8 атна эчендә Европа халкының 50 проценттан артыгы «омикрон» йоктырачак

Алдагы алты-сигез атна эчендә Европа халкының яртысыннан артыгы коронавирусының омикрон штаммын йоктырачак. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа региональ бюросы башлыгы Ханс Клюге брифингта кисәтте, дип хәбәр итә «Рейтер» агентлыгы.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле сүзләренә караганда, елның беренче атнасында Европа илләрендә коронавирусның 7 миллионнан артык очрагы теркәлгән. Атна эчендә авырулар саны ике атналык санны ике тапкырга уздырган.

«Мондый темпларда күрсәткечләр һәм сәламәтлекне бәяләү институты төбәктә халыкның 50 проценттан артыгы якындагы алты-сигез атна эчендә „омикрон“ йоктырачак, дип фаразлый», дигән Клюге.

Шуңа бәйле рәвештә эксперт соңгы вакытта җыелган мәгълүматлар «омикрон»ның тиз таралу мөмкинлеген раслый, дип билгеләп үтте. Бу «мутация аңа кеше күзәнәкләрендә җиңелрәк беркетелергә мөмкинлек бирә» дигән сүз. Нәтиҗәдә, ул хәтта инфекция йоктырганнарга яки вакцина алганнарга да йогарга мөмкин.


Фикер өстәү