Рөстәм Миңнеханов Татарстан муниципаль районнарына махсус техника тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар вәкилләренә махсус коммуналь техника ачкычларын тапшырды.

Тапшыру тантанасы «Казан-Экспо» ХКҮ мәйданчыгында Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды.

Ведомствоның йомгаклау коллегиясе алдыннан махсус техника тапшыру республикада традициягә әверелде. Мәсәлән, 2017 елдан 2021 елга кадәр районнарга 500дән артык махсус коммуналь техника берәмлеге тапшырылды.

Муниципаль районнарда коммуналь техниканың хәзерге базасы нык тузган, аны тәртиптә тоту һәм ремонтлау өчен зур акчалар таләп ителә.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин төбәкләрдә коммуналь челтәрне алга таба яңарту бурычын куйды.

Рөстәм Миңнеханов районнар һәм юл хезмәтләре предприятиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте — бүлеп бирелгән техниканы нәтиҗәле кулланырга кирәклеген ассызыклады.

Бүген муниципаль районнарга автогрейдерлар, мини төягечләр, фронталь төягечләр һәм экскаватор төягечләр — барлыгы 45 берәмлек техника тапшырылды.


Фикер өстәү