Оборона министрлыгы ДНРда тагын бер авылны алу турында белдерде

Россия хәрбиләре һөҗүм нәтиҗәсендә ДНРда Яковлевка авылын үз контроленә алды, дип хәбәр иттеләр РФ Оборона министрлыгында. Ведомство мәгълүматлары буенча, хәзер аны Украина гаскәрләреннән чистарту тәмамлана.

Шул ук вакытта ВСУ хезмәткәрләре ДНРга югалткан позицияләрен кире кайтарырга омтылганнар, әмма аларның һөҗүмнәре барып чыкмаган, дип раслый РФ МО рәсми вәкиле Игорь Конашенков. «Дошман югалтулар кичерде һәм позицияләреннән куып чыгарылды. 40 тан артык Украина хәрби хезмәткәре юк ителде», — дип белдерде ул.

 


Фикер өстәү