Татарстан мөфтие Катарда милләттәшләребез белән очрашты

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Катарга сәфәр кылучы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин милләттәшләребез белән очрашты. Диаспора вәкилләрен, шул исәптән Татарстан студентларын, Доха шәһәрендә хәзрәт белән очрашуга РФнең Катардагы Илчелегенең консуллык бүлеге мөдире Рамил Бикмуллин җыеп алып килде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мөфти милләтәшләребезгә кече Ватаннан җылы сәлам тапшырды, үз үгет-нәсыйхәтләрен бирде, эшләре һәм тормышлары турында сорашты, татар-мөселман үзенчәлекләрен саклау темасы буенча сөйләште. Очрашу ахырында Катар татарлары Рәис Рөстәм Миңнехановка истәлекле видеомөрәҗәгать яздырды.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу көннәрдә Катар башкаласы Доха шәһәренә рәсми сәфәр кыла. Монда ул Әмир Шейх Тамим бин Хамад Ал-Тани оештырган авыз ачуда катнашты. Рәсми ифтарга Камил хәзрәт Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча барды. Рәис исеменә дәүләт башлыгыннан чакыру килгән иде.

 


Фикер өстәү