Аклык эзләп үткән гомер

«Әниебез «Ватаным Татарстан»ны шундый яратып укый!» Чаллыда яшәүче Роза Вәлиева әнә шулай дип сүз башлады. Аларга газетабыз атнага өч тапкыр килә. 95 яшьлек әниләре ташка язылганның бер хәрефен дә калдырмыйча укып бара.

– Әниебез Актаныш районының Табанлы Күл авылында туа. 9 яшендә үк эшли башлый. Башта басуда башак чүплиләр. Бераздан көлтә бәйләтә башлыйлар. Ул вакытта уракны машина белән урганнар. Әни шул машинага юл да салып барган әле. Имгәнгән дә, киселгән дә, – дип сөйли әнисе хакында Роза апа. – Бик авыр яшәгәннәр. Шуңа карамастан, әни укуын ташламый. Мәктәпне тәмамлагач, аны балалар йортына тәрбияче итеп куялар. Сугыштан соң ятим калган балаларны юату җиңел булмый. Япь-яшь булса да, әнием бу сабыйларга үз җылысын бирергә тырыша. Күңелендә мәрхәмәтлек медицина өлкәсенә китерә дә инде аны. Әмма аңа кадәр урау юллар уза әле ул.

Ракига апа 1951 елда укырга керәм дигәндә генә, әтисе авырып китә. Кызны декрет ялына киткән укытучы өчен эшкә куялар. Шулай итеп, 4 ел узып та китә. Күңелдәге теләк барыбер үзенекен эшли: 1955 елда Ракига апа Минзәлә медицина училищесына укырга керә. 3 елдан кулына диплом алып, Югары Яхшый авылына эшкә кайта. Ул вакытта авылда медпункт та юк, ә авырулар күп. Яшь кыз куркып калмый, өйдән-өйгә йөреп, кешеләрне дәвалый. Аннары иске генә өйне төзекләндереп, медпункт ясыйлар.

– Ул бик салкын иде. Кыш көне хәтта дарулар ката иде. Ә бер язда эшкә килеп ишеген ачуым булды, түбәсе ишелде дә төште. Әле ярый эчтә кеше юк иде, – дип искә ала Ракига апа. – Шуннан соң китапханәне медпункт иттеләр. Ә 1975 елда авылда яңа медпункт төзелде. Безнең эшне бинада гына алып барып булмый бит ул. Бер елны күрше авылда бер хатын-кыз бәбиләде. Бәбиләтүен дә бәбиләттек, ә авылга кайтырга техника юк. Яңа туган сабыйны, төреп, мин тоттым, әнисе ияреп кайтты.

Ул елларда авылларда тормышның кайнап торган чагы. Халык күп, авыручылар да җитәрлек. Ракига апа эшен җиренә җиткереп башкара. Кайдадыр таләпчәнрәк тә булырга туры килә, кайчак чисталык өчен дә көрәшә. Дәва эзләп, медпункт ишеген ачкан егет гомерлек яры да булып куя.

Тәлгать абыйның күзенә чүп кергән була. Яшь фельдшерны ул бер күрүдә ошата. Алар 1958 елда гаилә коралар. Уллары Фазыл белән кызлары Роза туа.

– Әнинең теләсә кайчан өйдән чыгып китүенә кечкенәдән ияләштек. Без аның хезмәтенең никадәр җаваплы булуын аңлап үстек. Шөкер, әниебезнең эшләгәне дәүләт җитәкчеләре тарафыннан да бәяләнде. Аллаһы Тәгалә озын гомер белән бүләкләде. Әйтерсең, кайчандыр ярдәм кулы сузган, авыруына дәва тапкан кешеләрнең рәхмәтләре әнә шулай килеп ирешкән, – ди Роза апа. – Кызганыч, абыем Фазыл моннан өч ел элек вафат булды. Әтиебез үлгәч, абыем әни янына күченеп кайткан иде. Гаиләсе Ижауда калса да, йә абый барып йөрде, йә киленебез кайтып торды. Әнием бала хәсрәтен дә сабыр күтәрде. Инде хәзер әни белән бер-беребезгә юаныч булып яшибез.

Ракига апа да заманында күзләре сукырайган әнисен баладай тәрбияләгән. Әнә шул матур үрнәк аның үз балалары күңеленә дә сеңгән инде. Игелек эшләүнең, ата-ана ризалыгының ни икәнен белә алар. Хәер-догасыз да яшәп булмый бит әле.

– Әнием – йөгерек зиһенле, бик сабыр, пөхтә, дөреслек ярата торган кеше. Безне эшкә өйрәтеп үстерде. Еш кына ничек бөтен эшкә өлгерде икән дип уйланам. Йортыбыз чиста, тәрәзә төбендә гөлләр шаулап чәчәк атып утырды. Камыр ризыклары да пешерер иде. Умарта да тотты. Мин аның, урамга чыгып, капка төбендә ял итеп утырганын хәтерләмим. Ул гел эштә иде, – ди Роза апа. –  Мин үзем дә олы яшьтә инде. Әмма әле дә әнием җылысын тоюым белән бәхетлемен. Әниле кеше – бәхетле кеше ул. Кайтып кереп, «әни» дип эндәшер кешем бар. Әниемнең балачагы бик авыр булса да, картлыгы матур. Ә без – балалары, оныклары, оныкчыклары аны тагын да бәхетле итәр өчен барысын да эшләрбез. Әбекәй дип торучы, муенына килеп сарылучы күпме оныгы бар бит. Һәр әнигә шундый матур картлык телим.


Фикер өстәү