Бәхет көне! «Үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлеге – иң зур байлык һәм бәхет ул»

Сез бүген Халыкара бәхет көне икәнен беләсезме? Әллә белми йөрисезме? Акыллы кеше бәхетне көтеп ятмый, дигән безнең халык. Һәркемнең бәхете – үз кулында, дигән гыйбарәне дә ишеткәнегез бардыр. Шулай булгач, бүген – бәйрәм көнне генә булса да, үзебезне бәхетле итик әле! 

Ни кызганыч, иң бәхетле илләр исемлегендә Россия нибары 70 нче урында гына. БМО 2023 елда тәкъдим иткән рейтингның беренче урынында – инде алтынчы ел рәттән Финляндия. Дөрес, сөенергә дә җирлек бар: Россия бер ел эчендә 10 баскыч өскәрәк күтәрелгән.

Ә кешене нәрсә бәхетле итә? Билгеле, һәркемнең – үз җавабы. «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева менә болай дип җавап бирде:

– Бәхет ул – беренче чиратта, сәламәтлек. Кеше кайчан сәламәт була? Шөкер итә, канәгать була белсә, юк-бар белән үзен «йолкымаса», матурлыкны күрә белсә. Без кайвакыт ап-ак кәгазь битенә төшкән бер кара тамчыга игътибар итәбез, ә кәгазьнең ак өлешен бөтенләй күрмибез. Тормышта, ни кызганыч, гел шулай. Менә шул ак өлешен күрергә өйрәнсәң, бәхетле буласың инде, – диде ул безгә. – Кешеләргә чын күңелдән яхшылык эшли алу да – бәхет. Көнләшмичә яшәү, башкаларга теләк тели алу да – бәхет. Гомумән, «бәхет» төшенчәсе үз эченә шундый күпне ала!

Әлеге фикерне практик психолог Зөһрә Кәримова да дәвам итте.

– Игътибарны нәрсәгә юнәлдерәсең – шунда бәхет табып була! Гел начарны гына күреп, шул турыда гына уйлыйсың икән, үзеңә шуны тартып китерәчәксең. Шуңа да көн саен сине бәхетле итәрдәй сәбәпләр эзләргә һәм табарга кирәк. Кайчак күңел торышы вак кына нәрсәләргә бәйле була. Бәхетле булырга ничек өйрәнергәме? Һәр көннең, һәр сәгатьнең кабатланмас һәм үзенчәлекле булуын аңларга гына кирәк, – дип уртаклашты ул.

Яман шешне җиңгән 43 яшьлек Гөлнара Гәрәева өчен дә бәхет – беренче карашка гап-гади тоелган нәрсәләр.

– Үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлеге – иң зур байлык һәм бәхет ул. Өченче атна инде улым авырый, үземә урын таба алмыйм. Һәм һәрвакыт шулай бит. Кызганыч, без күреп кенә бетермибез. Әмма гап-гади нәрсәләр дә кешене бәхетле итә бит. Аяк-кулларың сау булса, күзләрең күрсә, колакларың ишетсә, яраткан эшең, якыннарың белән очрашырга вакытың булса, бәхет өчен тагын нәрсә кирәк?!

Килешәсездер, бәхет – хатын-кызлар темасы дигән фикер яши. Чыннан да, бу төшенчә турында хатын-кызлар күбрәк уйлана бит. Гади генә мисал: социаль челтәрләрдә бу хакта гәп куертучылар, аның серен аңлатырга тырышып, хәтта акча эшләүчеләр дә – хатын-кызлар. Шулай да, ир-атлар бу хакта ни уйлый?

–  Мине тынычлык һәм тормыштан канәгать булу бәхетле итә, – дип, кыска гына җавап бирде Татарстанның халык артисты Вадим Захаров.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев әлеге сорауга менә ничек җавап биргән булган:

– Бәхет, оҗмах шикелле, һәрвакыт алда. Ул шундый хыялый, серле бер көчтер инде. Бәхет ул матди хәл дә була алмый, аны тотып карап булмый. Күңел түрендәге хис, рух, шатлык, канәгатьләнү халәте ул. Сау булыйк! Бәхетле булыйк!

Бәхет турында бәхетле фактлар

– Миннесота университеты галимнәре ачыклавынча, бәхетнең 50 проценты – геннарга, 40 проценты – уйларыбызга һәм 10 проценты әйләнә-тирәбезгә бәйле.

– Чираттагы факт аеруча кызыклы тоелды. Башкаларга акча тоткан вакытта без үзебезне бәхетлерәк хис итәбез икән! Моны раслау өчен махсус эксперимент уздырганнар. Ике төркем кешегә бертигез акча биргәннәр. Бер төркем бу акчаны – үзенә, икенчесе башкаларга тоткан. Нәтиҗәдә икенче төркемгә кергән кешеләр үзләрен бәхетлерәк хис иткән!

– Без сары төсне сагышка юрарга күнеккән. Ә ул – бәхет төсе. Берәр көн сары киемнән йөреп карагыз әле. Икенче көнне сорыдан киенегез. Кәефегез ничек үзгәрер икән?

– Кәефне спорт белән шөгыльләнү һәм кояшлы көндә урамда йөрү дә күтәрә. Физик күнегүләр дофамин, ягъни бәхет гормоны эшләп чыгаруга йогынты ясаса, ультрашәмәхә нурлар тагын бер бәхет гормоны – серотонинны арттыра. Бу – расланган факт!

 

 


Фикер өстәү