Гомәр Гарифуллин кошларны җылы яктан матур оялар ясап, зур әзерлек белән каршы ала

Манаралы һәм айлы, капка-коймалы, бизәкле һәм гап-гади. Биектау районының Олы Битаман авылында яшәүче Гомәр Гарифуллин кошларның җылы яктан кайтуларын әнә шулай матур оялар ясап, зур әзерлек белән каршы ала.  

– Мин яшь вакытта комбайн йөрттем, кышларын кулга балта тотып, тәрәзә кысалары, капка, ишекләр, шкаф, өстәл, урындыклар, кыскасы, агачтан нәрсә эшләп була – барысын да эшли идем. Йорттагы һәр җиһазга минем кул хезмәтем салынган. Үземнең кулдан килгәч, кемгә кушасың инде тагын?! Өйдә тик кенә ятып булмый бит, кәеф булмаса да, эч пошып торса да, шушы остаханәмә чыгам, – дип елмайды ул.

Пенсиягә чыккач та балтасын читкә куеп торырга ирек бирмиләр үзенә. Заказлар килеп кенә тора, тик хәзер инде бик сайланып кына кабул итә аларны. Башлыча тәрәзә өлгеләре, кечкенә урындыклар, эскәмияләр, мунча сәкеләре ясый. Алар арасында иң яратып һәм, үзе әйтмешли, «ял иткән арада» башкара торганнары – кош оялары.

– Менә бу сыерчык оясын өч көн эшләдем, – дип күрсәтте Гомәр абый буралап эшләнгән бик матур ояга төртеп күрсәтеп. – Интернетта күргәннәр дә, нәкъ шундый укны эшләп бирүемне сорадылар. Ләкин мондый ояны бик сирәк, заказга гына эшлим. Гадәтиләрен күбрәк сатып алалар. Аларын көнгә өч-дүртне ясыйм. Ләкин бервакытта да ашыгып, кабаланып эшләмим. Үз җаема гына башкарам. Болардан тыш, манаралы ояларны да яратып алалар. Балалар Биектауда яши, заказларны күбрәк шулар алып кайта. Эшсез торганым юк, гел сорап кына торалар. Кышын буш вакытта эшләп куям да, язын сатып алып бетерәләр.

Бәяләренә килгәндә, алар катлаулыкларына карап, төрлечә. 600 сумнан башланып, 2500 сумга кадәргеләре бар.

– Кышын җимлекләрне күп алалар. Язын ояларны алып бетерәләр. Сыерчыклар кайтты бугай инде. Шуңа күрә сезон башланды, дип әйтергә була. Сорашучылар, кызыксынучылар артты. Кошлар, җылы яклардан кайткач, башта урманга китәләр. Унбиш көнләп узгач, кире авылга төшәләр. Менә шул вакытта инде аларга оя кирәк. Оя алу сезоны якынча өч атна тирәсенә сузыла, шул вакытта гадәттә иллеләп кош оясы сатыла, – ди ул.

Оста әйтүенчә, сыерчык оясы өчен нарат агачы яхшы.

– Мин ояларны буямыйм, чөнки кошлар буяу исен яратмый, диләр. Алай дисәң, буялганнарына килгәннәрен дә күргәнем бар инде. Буямаган оя тиз чери, шунысы начар, – ди Гомәр Гарифуллин.

Белгеч фикере

Илгизәр Рәхимов, орнитолог:

– Әлеге вакытта җылы яклардан акчарлак, кара карга, кызылтүш, солы чыпчыгы һәм башка вак кошлар кайтты. Казанда күренмәсәләр дә, сыерчыклар да Татарстанга кайтты, авылларда күрүчеләр бар.

Халык сыерчык ояларын элек-электән ясады. Кызганыч, хәзер андый традиция югалып бара. Кайбер мәктәпләрдә сыерчык ояларын ясау бәйгеләре уздыралар. Ләкин анда ясалган ояларның күпчелеге шартларга туры килми. Аларның күпчелегенә сыерчык ояламый. Аны ясар өчен кулланылган тактаны шомартырга кирәкми. Ояның эче ышкы белән ышкылмаган, ягъни кытыршы булырга тиеш. Бу кошларга тырнаклары белән ябышып менәргә уңайлы булсын өчен кирәк. Артык бизәкле, чуар оялар да кошлар өчен уңайсыз. Кош «йорт»ларын буярга да кирәкми: кошлар буяу исен өнәми. Шулай ук алдагы елларда куелган кош ояларын чистартып, чүпләреннән арындырып торырга кирәк, чөнки анда яткан әйберләр бозылып, ояның идәнен черетә. Андый ояга кошлар килми инде. Гадәттә бер оя аларга өч ел хезмәт итә. Кош керә торган «ишек»не дә әллә нинди формаларга китереп ясарга кирәкми. Иң яхшысы – гап-гади түгәрәк тишек. Карга, башка ерткыч кошлар кереп, сыерчык балаларына зыян китермәсен өчен, аның диаметры 4–5 сантиметрдан артмаска тиеш.

Моннан тыш, оя ясауның үз кагыйдәләре булган шикелле, аны урнаштыру тәртибе дә бар. Беренчедән, оя көньяк яки көнчыгышка таба карап торырга тиеш. Икенчедән, ояны булдыра алганча биегрәк элү кирәк. Өченчедән, бер агачка берничә оя эләргә ярамый. Аларның аралары якынча ун метр чамасы булырга тиеш. Менә шушы кагыйдәләр үтәлеп бетмәгәнгә сыерчыкларны Казаннан куып бетердек инде. Хәзер аларны авылларда, урман, дача тирәләрендә генә очратырга мөмкин.

Кошларга бәйле сынамышлар  

Карга килсә, кыш китәр.

Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр.

Акчарлак килгәч, елгаларда боз тиз кузгалыр.

Ала карга агач башына кунса, яз тиз, җиңел килер, җиргә кунса, озак килер.

Апрельдә торна кычкырса, ел яхшы килер.

Торна биесә, һава җылыныр.

Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.

Әгәр торналар берәм-берәм килсәләр, җәй яхшы булыр.


Фикер өстәү