ТРда бер ир-ат миллион сумлык алимент түләмәгән өчен ата хокукыннан мәхрүм ителгән

Әлмәттә бер хатын-кыз ике баласының әтисен судка биргән. Алимент буенча бер миллион сумлык бурычы булган элекке ирен ул ата хокукыннан мәхрүм итүне таләп иткән. Бу хакта “Татар-информ” судның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Ир-атның алимент буенча бурычы 950 мең сумнан артып киткән. Шул ук вакытта ул алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.
Суд, ана кешенең таләбен канәгатьләндереп, ир-атка карата ата хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган. Судья моны ир-атның кайгыртучан, балалар язмышы өчен борчылып яшәүче ата буларак үзен күрсәтү мөмкинлегеннән файдаланмаганлыгы белән бәйләп аңлаткан.


Фикер өстәү