Килә дә җитә. БДИ – 2024 яңалыклары

22 мартта БДИның алдан бирү этабы башланып, ул 22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Узган ел Татарстанда 109 кеше язылган булса, быел андыйлар – 27. Чыгарылыш укучылары сынауларга ничек әзерләнә?

БДИны алдан тапшыру хокукы сәламәтлек яки илкүләм, халыкара чараларда катнашу сәбәпле, төп этапта катнаша алмаучыларга бирелә.

– Аларның күбесе – мәктәпне узган елларда, шулай ук урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар. Алдан бирүчеләр Казан яшьләренә туры килә, – диделәр безгә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгендә.

Мәктәпләргә шалтыратып, БДИны алдан бирүчеләрне эзләгән идек, әмма таба алмадык. Андыйлар сәләтле балалар белем ала торган лицейларда да юк.

– Бездә һәрвакыт сынауларны үз вакытында тапшыралар. Быел БДИны 98 кеше бирәчәк, – ди КФУның Лобачевский исемендәге лицее директоры Елена Скобельцина. – Сынауларга әзерләнүнең системасын булдырдык. Дәресләрдә дә өйрәнәләр, өстәмә чаралар да бар. Әйтик, укучылар үзара төркем оештырып, бер-берсенә булыша. «Кешене өйрәткәндә, үзең дә өйрәнәсең». Безнең шигарь шундый. Берәү бер теманы сөйли, икенчесе башканы. Кемдер белгеч буларак хаталарын төзәтә. Шулай итеп, иң катлаулы сорауларга да җавап табыла. Бу – хәтердә калдыру өчен  иң яхшы ысул.

Елена Скобельцина әйтүенчә, лицейда репетитор сүзен әйтү тыела. Мәктәпләрнең вазыйфасы – белем бирү. Бу – иң идеаль картина. Ә менә аларның репетиторлары бармы, юкмы икәнлеген директор әйтә алмады.

11 нче сыйныф укучылары бармак бөгеп, көннәрне саный. Тиздән сыналыр чак җитә.

– БДИ хакына миңа хәтта уку йортын үзгәртергә туры килде. 11 нче сыйныфка башка мәктәпкә күчтем. Анда БДИга яхшы әзерлиләр, диделәр. Бары «5ле»гә генә укыйм. Хыялым – туризм яки чит телләр юнәлеше буенча китү, – ди Балтач урта мәктәбе укучысы Гөлсем Зыятдинова.

Алмаз Шәйхетдиновның теләге – программист булу. Исәбе Казан дәүләт энергетика яки Казан илкүләм тикшеренүләр техник университетына укырга керү.

– Ел башыннан борчылган иде, инде тынычланды кебек. Репетиторлар ялламадык. Математика һәм информатикадан курслар сатып алдык. Айга 8әр мең сум китә. Акча жәл түгел, имтиханнарын гына яхшы тапшырсын, – ди дүрт бала әнисе Фидәлия Шәйхетдинова.

Киңәш

Рәис Мөхәммәтҗанов, Казан дәүләт медицина университеты студенты, химиядән 100 балл туплаган Саба егете:

*Миндә борчылу дигән әйбер булмады. Ни өчен дигәндә, олимпиадаларда катнашып чыныгу алган идем. Белем булса, курку булмый. Үзегезне тыныч тотыгыз. Бу – иң мөһиме.

*БДИдан 100 балл туплаучы бар нәрсәне дә белә дип уйлыйлар. Әмма бу алай ук түгел.

*Сынауны яхшы бирү өчен көн саен вакытны бүләргә кирәк. Җәй көне көнгә 2–3 сәгать шөгыльләндем.

*Төнлә йоклагыз. Йокы организмга ял бирә.

* Имтиханга барасы көнне ял итегез.

 


Фикер өстәү