Ярминкә бәяләре. Иң кыйммәте — …

Билгеле булганча, узган шимбәдә Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән һәм Түбән Кама шәһәрләрендә язгы традицион ярминкәләр башланып китте. Алар 28 апрельгә кадәр һәр атнаның шимбәсендә узачак.  

Шәһәр халкы әлеге ярминкәләрне көтеп ала, чөнки биредә авылдан килгән продукцияне арзанрак бәядән сатып алырга мөмкин. Билгеле, сыйфатлары да ышанычлы. Язгы сәүдәдә башлыча яшелчә, сөт, ит һәм балык күп сатыла.

– Безнең ярминкәләрне калдырганыбыз юк. Инде шушы еллар эчендә үзебезнең сатып алучыларыбыз да бар. Итләребезне көтеп торып алып бетерәләр, шуңа күрә алып килгәнне тулысынча диярлек сатып бетереп кайтабыз. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы итне 480–500 сумга сатарга тәкъдим итә. Ләкин без әби-бабайларга, озак еллар бездән алучыларга арзанрак хакка – 440–450 сумга да җибәрәбез, – диде Кайбыч районыннан килгән фермер.

Апас районыннан Наилә Әхмәдиева исә ярминкәгә яшелчәләр алып килә. Бу юлы ул яшел суган саткан.

– Гадәттә без ярминкәгә бәрәңге, кәбестә һәм башка яшелчәләр сатарга көзен генә йөри идек. Бу юлы, сайлаулар булу сәбәпле, җирлек башлыклары бара алмады. Шуңа күрә безне җибәрделәр. Бик теләп бардым. Кыска гына вакыт эчендә шактый яшел суган сатылды. Сату булса, фермерга мондый ярминкәләр бик файдалы, әлбәттә. Көзен шуңа игътибар иттем: һәр яшелчәнең билгеле бер сатылу вакыты бар. Әйтик, сентябрь башында – бәрәңге, аннан соң – суган, соңрак кишер, чөгендер алалар, ә кәбестә сату иң ахырга – октябрь ахыры – ноябрь башына кала, – диде фермер.

Ярминкәдә фермер үзе үстергән яшел суганның бер килограммын 150 сумнан саткан. Күпләп алучыларга да, аз-азлап алучыларга да шул ук бер бәя белән биргәннәр.

– Безнең мәйданчыкта суган сатучы башка кеше дә бар иде. Ул алыпсатар иде. Килограммын 300 сумнан куйган иде, тик безнең бәяне күргәч, 250 сумга төшергән, дип әйтте сатып алучылар, – диде Наилә Әхмәдиева.

 

Ярминкәдәге кайбер продукция бәяләре:

Ит – 440 сумнан башлана

Йомырка – югары категориядәгесенең бер дистәсе – 130 сум, беренче категориядәгесе – 108 сум, икенче категориядәгесе – 103 сум.

Эремчек (1 кг) – 200 сумнан башлана

Дөге (3 кг) – 360 сум

Карабодай (3 кг) – 360 сум

Сөт (1 литр) – 50 сум

Яшел суган (1 кг) – 150–300 сум

Тозлы скумбрия балыгы – 650 сум


Фикер өстәү