Камал театры сезон ябылганчы тамашачыларны спектакльләр карап калырга чакыра

24 июньдә Галиәсгар Камал театры легендар «Зәңгәр шәл» спектакле белән үзенең 116нчы сезонын яба.

24 июньгә кадәр 4 спектакль күрсәтеләчәк. Аннары театр ике айга ялга туктаячак.  21 июнь көнне «Гөргөри Кияүләре», 22 июньдә «Сагынырсызмы?», 23 июньдә «Өйләнәм.tat» һәм 24 июнь көнне «Зәңгәр Шәл» спектакльләре күрсәтеләчәк. Билетларны театрның сайтыннан һәм кассалардан алырга мөмкин.


Фикер өстәү