Гөбләдән ничек котылырга?

Карлыган яфракларын аеруча ярата бу корткычлар. Ничек котылырга дисезме? Гөблә (тля) карлыган яфракларын «яуласа», кер сабыны ярдәмгә килер.

10 литр суга 40 – 50 грамм кер сабыны кирәк булыр. Шушы эремә белән эшкәртсәгез, гөблә коелып төшәчәк. Канлы үлән (чистотел) да файдалы булыр. Үләнне кайнар суда 3 сәгать төнәтергә кирәк. Аннан шул суны пульверизаторга тутырып, карлыган өстенә сиптерәсе (йә лейка белән өстенә коярга). Канлы үләннең кипкәне ярамый. Яңа гына җыеп алынганы булсын.

Фото: Sad-i-dom.com


Фикер өстәү