Ультрашәмәхә нурлар коронавирустан котылырга ярдәм иткәнлеген ачыклаганнар

Италия галимнәре белдергәнчә, ультрашәмәхә нурлар яңа төрдәге Covid-19 коронавирусын тиз арада һәм нәтиҗәле рәвештә юк итә, ул инфекциягә каршы көрәштә актив кулланылырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Тикшеренү вакытында галимнәр Sars-CoV-2 вирусын су тамчысына урнаштырган, шул рәвешле зарарланган кеше йөткергән яки төчкергән вакытта барлыкка килә торган эффект тудырган. Вирусның өч төрле концентрациясе кулланылган, аның астагысы бүлмәдә инфекция йоктырган кеше утырган вазгыятькә тәңгәл килгән, ә өстәгесенең тормышта бөтенләй тиңдәшләре булмаган. Өч үрнәк тә кыска дулкынлы диапазонда кояш нурларының (УФ-С) төрле дозаларына дучар ителгән.

«Нәтиҗәдә, УФ-нурланышның хәтта бик аз дозадагы тәэсире дә берничә секунд эчендә вирусның инактивациясенә китерергә сәләтле икәнлеге ачыкланды», — дип белдерде тикшеренү төркеме җитәкчесе, иммунолог, Милан дәүләт университеты профессоры Марио Клеричи.

УФ-С кояш нурлары Җир атмосферасыннан үткән вакытта тулысынча йотыла, шунлыктан иммунологлар алдагы экспериментны озын дулкынлы (УФ-А) һәм урта дулкынлы диапазондагы (УФ-В) ультрашәмәхә нурлар белән үткәргән. Кояш нурларының бу өлеше Җир өслегенә килеп җитә.

«Нәтиҗә шул ук булды: кояш нурларының минималь дозасы санаулы секундлар эчендә су тамчысындагы коронавирусны тулысынча диярлек юк итте», — диде профессор.


Фикер өстәү