Марат Айзатуллин: Татарстанда былтыр 3,4 млн квадрат метр торак кулланышка тапшырылган

2023 елда республикада 3 миллион 436 мең квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. Бу хакта Төзелеш, архитектура һәм ТКХ миристрлыгының еллык коллегия утырышында министр Марат Айзатуллин әйтте.

Торакны кулланышка тапшыру күрсәткече буенча Татарстан Идел буе федераль округында — беренче, ә ил күләмендә — алтынчы урында.

-Узган ел йомгаклары буенча, республикада торак сату күрсәткече тотрыклы үсештә, — диде министр. — Әлеге үсешне төп тәэмин итүче — ул ташламалы ипоткалар. Үзәк Банк мәгълүматларына караганда, ипотка займнары 67,2 процентка арткан. Беренчел торак базарында үсеш — 64,7 процент.

Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, республикада күпфатирлы торак төзелешендә өстәмә мөмкинлекләр дә шактый.
-Бүген 123 төзелеш оешмасы 303 йорт төзи. Аларның гомуми мәйданы 2 миллион 582 мең квадрат метр тәшкил итә. Төзелеш эшләренә 498 рөхсәт бирелгән. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу — 6 процентка күбрәк, — диде министр.


Фикер өстәү