5 еллап элек аягын кискәннәр Илдус абый Хафизов та кар көрәргә чыккан

Бар халык кар көрәргә чыкканда, Зур Кукмара авылыннан Илдус абый Хафизов та читтә калмаган. Тормышында күп сынаулар кичергән ул. 5 еллап элек аягын кискәннәр. Спортчы, көрәшче 25 яшьлек улын да җирләргә туры килгән. Егет урамга чыккан җиреннән йөрәге тотып үлгән.


Ләкин бернигә карамастан, көчле рухлы булып кала алган Илдус абый. Бик көчле, оста итек басучы. Машинасын да йөртә, җәен чалгы белән печәнен дә чаба, теннис ярышларында да катнаша.


Фикер өстәү